Бер күрүдән гашыйк булдым диючеләргә Әскар беркайчан да ышанмады. Авыру аңына килгәндә, карауаты читендә ап- актан киенгән ак инәй утыра иде. Егет наркоздан айнып бетмәгән тыңлаусыз күзләрен, нидер аңларга тырышкандай, аңа текәргә теләде, бик метекләп карый торгач, шәүләне фәрештәдер дип уйлады. Фәрештә әкренләп, әкияттәге сылу кызга әверелде. Ак башлык астыннан килешле генә итеп чыгып торган аксыл чәчләрне, сирпеп кенә караган яшькелт соры күзләре өстендә зәңгәрсу- карага буялган керфекләрне, сыек алсу төстәге иннек сөртелгән иреннәрне күргәч, әкрен генә башны әйләндерә торган тәмле хушбуй исе белән бергә спирт катнаш дару исен дә тойгач, аның гап- гади шәфкать туташы булуына төшенде.

Кипкән иреннәре белән телен әйләндереп, сүз әйтерлек хәле булмаган Аскарны кыз да ярыйсы гына өйрәнеп өлгергән иде бугай. Күптәнге танышлардай карашлары белән аңлаштылар. Егет шул көннән мәхәббәт колына әверелде. Ул терелеп, дәваханәдән чыкканда, ныклап дуслашып өлгерделәр. Уруссу кызы Әнфисә биредә хирургия бүлегендә практика үтеп йөргән икән, диплом алгач, үз районына эшкә тәгаенләделәр. Әскар, җае туры килгән саен, тугры дусты мотоциклына атланды да тишек корсагы белән яңгыр димәде, пычрак димәде, суык димәде, аның янына җилдерде.
Елдан артык аралашып йөрделәр дә, күпләрне көнләштереп, җирненә җиткереп, туй уйнадылар. Тормышларын бик матур башлап җибәрделәр. Озакламый, Әнфисә авырга узды. Кирәк бит ә. Башкалар кебек тозлы-мозлы нәрсә теләмәде. Бу чорда бернинди базар-кибетләрдә сатылмаган виноградны, үтереп, ашыйсы килде. Нәпсесен кәгазенә виноград рәсеме төшкән конфетлар ашап басты. Яшьләр шатлыклы сөенечне бик куанып кабул иттеләр. Ул вакытта УЗИлар, карындагы баланың җенесен билгеләп, малаймы, кызмы икәнен алдан күрсәтми иде. Тумаган җанны иркәләп, сөеп туймадылар. Бала тумас әйбер алырга ярамый дигән борынгыларның ырым-шырымына ышанмыйча, бәләкәч дөньяга килгәнче үк, үзенә айрым бүлмә булдырдылар. Аның бергәләп сайлап сатып алган бик күп уенчыклары, матур- матур кием- салымы, хәтта исеме дә бар иде.
Яшь әни бәбәйне үзе укыган шәһәрдә табарга булды. Чирли башлагач, иреннән такси яллатып, бала табу йортына илтертте. Аскар хатынының кыз тудырганын белеп, дәваханә бүлекчәсендәге акушер кызларны сыйлап кайтып китте. Кайтач, дуслары-якыннары белән бәйрәм итеп, кыз тәпие юдылар. Кызганыч, иртәрәк хыялларда йөзгәннәр икән. Берничә көннән, алдан хәбәр биреп тормыйча, болай да ак йөзләре тагы да ныграк агарып сулган, елый-елый кызарган күзләре эчкә утырган Әнфисә, баланы туган урынында калдырып, ялгызы гына кайтып керде. Сәбәбен бәләкәченең, тома сукыр булуы, киләчәктә бернинди медицинаның да ярдәм итә алмаячагы белән аңлатты. Ире барып алырга күпме үгетләсә дә ризалашмады, сүзендә нык торды:
‒ Кая гарантия, әллә аның башында башка авыру да бар? Гомер буе гарип караргамыни? Без әле яшьбез, киләчәктә бер дигән улыбыз да кызыбыз да булыр, ‒ дип, яшьләрен коя-коя, ирен юатты. Әскар аның күз яшьләренә, депрессиясенә карап тормады, ялгызын калдырды да касабадан (поселоктан) ук чыгып китте. Әгәр яратса, аңларга тиеш иде бит ул хатынын. Ныклап ияләшеп, карарын үзгәртүдән курыккан Әнфисәгә тугыз ай күкрәк төбендә йөрткән җан иясеннән баш тартып ташлап китүе бер дә җиңел булмады. Маңгаена тумыштан көрәнсу төстәге виноград тәлгәше төшкән һәм кул аркасына вак сәйләннән эшләнгән йөземнәргә охшап торган миңнәре, иренекедәй соры күзләре һәм почык борыны, бәләкәй генә колак яфракларына, киткәндә, үз куллары белән тишеп, үзеннән салдырып тагып калдырган җиңел нәни генә алтын кадак алкалары белән кызы һаман күз алдында тора. Ире белән аңлашып килешә алырбыз дип уйласа да, аларны юллары башкача күрештермәде.
Беркадәр вакыттан соң очраклы вакыйга Әнфисәгә бизнес белән шөгыльләнүче буйдак Тимурны очратырга булышты. Бер кичәдән соң:
‒ Өегезгә кадәр җәяүләп кенә озатып куйыйм әле. Я, ялгызыгыз гына кайтырга куркырсыз, ‒ дип, әллә ни әрсезләнми генә, озатып куярга рөхсәт алырга теләде ул.
‒ Бүтән кайгыгыз булмаса, борчылмагыз. Курка торган күлмәкләр күптән тузган инде, ‒ дип, коры гына җаваплады, әмма тәкъдимгә каршы килмәде. Караңгыда искәрмәстән генә аяк астыннан килеп чыгып, юлларын кисеп үткән песи котын алды алуын, ләкин моны егеткә сиздермәде. Күңелендәге шомны белдертмәс өчен, аны култыклап алган булды, кайтып җиткәч, бала-чага кебек капка төбен тапап тарткалашып тормадылар, нәкъ кинодагы сыман печенье капкалап, лимонлы чәй эчтеләр дә йокларга яттылар. Соңрак бергә кичке чәй эчеп, йоклап калу гадәткә кереп китте.
Әнфисәнең әни булачагы билгеле булгач, вакытны сузмый, гаилә корырга уйладылар. Нигә озакка сузарга, яшь бара, комачаулар кеше юк. Дөньяны ямьләп, Айгизә туды. Читтән караганда матур күренгән тормышта ир белән хатын арасында мәхәбәт бураннары уйнамады. Икесе дә акча таба. Кызларын да иркәләп, яратып кына үстерәләр. Яратышып яшәмәгәч, яшәүнең әллә ни тәме дә, кызыгы да, мәгънәсе дә юк икән. Алар бер-беребезне югалтсак та бернәрсәне дә югалтмыйбыз дигән сыманрак һәркайсысы үзенчә, бер беренә буйсынмыйча, яшәп карадылар. Әллә бу семьяга күз тиде, Айгизә генә гаиләне саклап кала алмады. Дусларын гаҗәпләндереп, әйбер бүлешмичә, тавышсыз-тынсыз аерылышып та куйдылар. Кызлары ике арада үсте. Бер карасаң, әтидә; икенче карасаң, әнидә – икесендә дә рәхәт, икесе дә кайгырта. Алар айрым торып, икесе ике урында яшәсәләр дә халыкка сиздерми генә үз парларын тапсалар да, Айгизәнең җыелышларына мәктәпкә алмаш-тилмәш йөрделәр, уку йортын бергә сайлаштылар, машинаны бергә алып бирделәр. Аның каравы кызлары ике якның да уңай сыйфатларын гына җыйды. Эшкә һәм укуга тырыш. Журналистика факультетын кызыл дипломга тәмамлады. Яшьләр яшьлеге белән матур. Айгизәгә гүзәллектә дә тиңнәр юк. Була бит шундый талантлар: шигырьләр уйлап чыгара, аларга көй яза, җырларын үзе үк башкара. Белмәгән нәрсәсе, кысылмаган җире юк. Тормышындагы язмыш юлын үзенә үзе яра торган кыз булып үсте. Кияүнең дә үзенә тиңен – югары белемле бүлекчә полицәен тапты. Әнфисә белән Тимур икесе ике урамда яшиләр, күңелләре дә бергә түгел, ялгызлыктан да тилмермиләр. Кирәккәндә, чиләгенә күрә капкачы табылып тора, яшебез бара дип тә уфтанмыйлар. Өлкәнәеп барабыз дип ашыгып, гаилә корып, Айгизәне тудырганга да үкенмиләр. Һәрнәрсәнең үз вакыты. Бу парны Айгизә кызларының үзләренә булган мәхәббәте һәм мөнәсәбәте күзгә күренми торган җепләре генә бәйли. Ул аларны икесен бертигез дәрәҗәдә өзелеп ярата. Тегеләре дә бер-берсен яратмасалар да кызлары өчен үлеп торалар.
Әнфисәнең кызына, ачылып китеп, үткән яшьлек чорларын сөйлисе килә, тик ниндер курку көче тыя. Беркөнне бу халәт, икеләнү, һич уйламаганда, артка чигенде.
Кызы белән кияве эш сәфәре буенча Сочига олимпия уеннары барышын карарга барырга тиеш, киткәнче әти- әниләренең дә хәлләрен белеп чыкмакчылар. Әнфисә киявенең үзе пешергән камыр-комырның барсын да, аеруча авыл тукмачын яратып ашавын белә. Башына ак яулыгын бәйләп, кызларныкы кебек нәзек биленә килешле алъяпкычын буды да ике йомыркага камыр басып, җәймә җәйде. Гомер булмаганны, нигәдер камыры йомшагырак килеп чыккан. Берничә минуттан катыланыр әле дип, телевизорын кабызды. Анда туры эфирдан “Чит илләрдә милләттәшләребез” тапшыруы бара иде. Төгәлләнеп килә икән, койрыгын гына күреп калды. Бер кызкайның кул аркасында виноград тәлгәше сыман сөялләр төшерелгән сурәт күзенә чалынып китте. Ходай эшкәрттеме, биш- ун секунд кына утырган килеш, яшьлек илендә югалткан истәлекләргә батып, черем итеп алдымы, үзе дә аңламады. Капка төпләренә такси туктаганын да ишетмәгән. Күзен ачып җибәрсә, каршысында кунаклар тора. Алар, мәшәкать ясап йөргәндәй, башта уңайсызлангандай иттеләр. Әнфисә гомер булмаганны каушады булса кирәк. Кунаклардан багана буе озын егет кеше елмаеп эндәшми генә торды, кыз дулкынлануын сиздермәскә тырышып русчалатып:
‒ Әнфисә апа шушында торамы? – дип сорады. Баш кагып биргән ризалыкны алгач, ‒ ул сез буласызмы? – дип, янә сорау өстенә сорау өстәде. Әнфисә, телсез калгандай, ияген какты. – Мине кем дип уйлыйсыз?
Әнфисә әле генә зәңгәр экраннан күргән, маңгаендагы беленер- беленмәс кенә булып, тут төшкәнгә охшап торган виноград тәлгәшеннән, колагындагы егерме биш ел элек үзе кидергән, казак алкаларыннан, күзлеген салса, Айгизәсенә ике тамчы су сыман охшаганлыгыннан, күңеленең эчке сиземләве белән, кунакны танып алган иде. Бар кыюлыгын җыеп, чыгар- чыкмас тавышы белән күзен каплаган пыяла ‒ яшь аша:
‒Кызым, ‒ дип, башта аркасыннан сөйде, аннан кысып –кысып кочаклады.
‒Эмма, ‒ дип таныштырды үзен. Кияве Альфред икән. Кызын бала тудыру йортыннан кечкенәдән үк, Германиядә яшәүче бер гаилә тәрбиягә алган булган. Бәләкәйдән күзләренә лазерлы операция эшләткәннәр, лензалар ярдәмендә күрә башлаган. Олимпиада уеннарында Альфред волейболчы, ә үзе җанатар буларак катнашачаклар. Әле (Сочида узачак бәйрәм алдыннан) аралашып яшәгән Казандагы татар дуслары чит илдә яшәгән милләттәшләрен очрашуны оештырганнар. Очрашуны телевизорга төшереп өлгергәннәр. Тегендәге әниләре үз халкының телен, гореф-гадәтен белеп үссен дип, Германиядә эшләп килгән татар якшәмбе мәктәбенә йөрткән, кайдан һәм кем баласы булуын яшермәгән. Бу семьяда Эмма бик бәхетле җитеш тормышта, сөеп һәм сөелеп үскән. Кунак булсаң, тыйнак бул дигәнне бер якка куеп, уңганлыгын күрсәтергә теләпме, өендәге сыман үзен иркен тотып, кранда кулларын югач, Әнфисәнең алъяпкычын салдырып үзенә бәйләп алды, әнисе җәйгән юка камырдан тукмач кисәргә тотынды.
Аның Әнфисәгә бер үпкәсе дә юк. Россиядә озак торырга җыенмыйлар, уеннар тәмамлангач кайтып китәчәкләр. Интернет аша адресның үзгәрмәгәнен белгәч, бу якларга юллары төшкәч, күреп чыгарга гына кергәннәр.

Чыганак: https://vk.com/public100519813?w=wall-100519813_4743

Бәйле