Ютәлдән ничек тиз котылырга?

-- ГолияУфа

Заманча дарулардан да файдалырак дәва ысулы бар.

Бу катнашма иң көчле ютәлне дә 3 сәгатьтә бетерергә сәләтле. Ул шулкадәр файдалы ки, заманча дарулар да бер читтә торсын!

Бу аңлашыла да, чөнки ул — әбиләребездән калган рецепт, аның нигезендә табигый әйберләр ята. Тиз арада савыгырга кирәк булса, шушы катнашмадан файдаланыгыз.

Беренче эш итеп 1 стакан сөт кайнатыгыз. Шуңа 1 аш кашыгы атланмай һәм 1 шулкадәр үк бал салырга кирәк. Аерым савытта йомырка сарысына бал калагының очына гына чәй содасы салып яхшылап болгатыгыз. Шуннан ике катнашманы бергә кушкач, тәмле ризык килеп чыкмас, әлбәттә, тик файдалылыгы буенча тиңнәр булмас.

Балагыз ютәлли башласа, даруханәгә йөгергәнче, йомыркалы катнашма эчереп карагыз, үкенмәссез!

Фото: Вконтакте

Бәйле