Ахирәтенә кыз тудырып биргән…

-- ГолияУфа

Өч малайга гомер бүләк иткән хатынга бу юлга бару җиңел булмагандыр…

Австралиядә яшәүче ахирәте өчен суррогат ана булган. Николь Расселл бала турында хыялланган, әмма күпьеллар балага уза алмаган. 35 яшендә хатында эндометриоз авыруы да ачыклана.

Николь озак кына дәвалана, әмма көтелгән шатлыклы яңалык һаман яңгырамый. Соңрак аның ире Эндрю белән геннары артык охшаш булуы да ачыклана. Әни булу хыялы өчен Николь 60 мең (безнекечә 4,4 миллион сум) сарыф иткән.

Инде өметен өзгән хатын университетны тәмамлаганнан бирле дус булган иң яхшы дус кызына мораль ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Бераздан Лорен аңа СМС җибәргән. Анда: «Теләсәң, мин синең өчен суррогат ана була алам», — дип язылган була.

Лорен өч малай әнисе. Эмбрионны күчереп утырту уңышлы узган, һәм Лорен балага узган. Йөклелекнең унынчы атнасында кыз туачагы билгеле булды. Әлбәттә, бу яңалык Лорен өчен дә бик дулкынландыргыч була.

Бала сәламәт туган, аны Фрэнки дип атаганнар. Хәзер Фрэнкига дүрт яшь. Ул дөньяга ничек килгәнен белә. «Мин бер апаның эчендә үстем, чөнки әнинекендә үсә алмаганмын», — ди икән.

Фото:  na-dache.pro

Бәйле