Эте сугып, үлем тырнагыннан тартып алган

-- ГолияУфа

Кечкенә этенә бүген дә рәхмәтле хуҗабикә.

Бөекбританиядә яшәүче хатынга эте сугып, аны үлем тырнагыннан тартып алган.

78 яшьлек Бренда Ричардс сөйләгәнчә, аның Клио кушаматлы кечкенә эте өйнең икенче катына мөстәкыйль рәвештә күтәрелә алмаган, шуңа күрә хатын-кыз һәр кичне аны йокы бүлмәсенә күтәреп керткән.

Бервакыт шулай хуҗабикәсенең кулынңда йокы бүләсенә күтәрелгәндә эт бик тыгысызлана башлый һәм хатынның күкрәгенә тәпие белән нык итеп суга. Шунда Бренда күкрәгендә ниндидер төер барлыгын сизеп кала.

Озак та үтми хатын дәваханәгә мөрәҗәгать итә. Анда яман шеш авыруы ачыклана. Бәхеткә, шеш әле бәләкәй була, шуңа да хатынны вакытында дәвалый алалар.

Ричардс химик һәм нур терапиясен үз эченә алган сигез айлык дәвалану курсы уза. «Әгәр дә этем миндә шеш тапмаган булса, нәрсә буласын күз алдына китерергә дә куркам, — ди хатын.

Фото:  lenta.ru

Бәйле