«Песи балаларын аш-су бүлмәсендә асып куйган…»

-- ГолияУфа

«Әни булу өчен күпне күрергә туры килде».

Соңгы елларда тәрбиягә бала алу — гадәти күренеш. Тик әни булу һәркемгә дә бәхет китерми икән шул. Чираттагы язма — шундыйларның берсе турында.

«Кечкенә Славканы күрү белән гашыйк булдым. Балалар социаль үзәгендә яшәгән оялчан бала әллә кайда аерылып тора. Без аны танышуның беренче көнендә үк өйгә алып кайттык. Теләгем — якыннанрак танышу иде. Ләкин ике атнадан инде бу теләгемнән баш тартасы килә башлады. Тыштан тыныч күренгән малай көтмәгәндә йорт хайваннарына агрессия күрсәтә башлады.

Тәүдә Слава песи балаларының муенына тимерчыбык урап, аларны аш-су бүлмәсенә асып куйды…. Аннары ул кечкенә этләргә игътибар итә башлады. Нәтиҗәдә, малайның 13 җан иясенең гомерен кыйганлыгы ачыкланды…

Без шунда ук балалар психологына мөрәҗәгать иттек. Белгеч Славага аны яратуыбызны аңларга кирәклен әйтте.

Жәй җиткәч, Славаны шау-шулы шәһәрдән ераграк — авылга алшып кайтып киттек. Ләкин анда хәлләр тагын да катлауланды. Чираттагы консультациядә психолог безгә Славкага махсус ярдәм кирәкеген әйтте.

Бу вакытта мин йөкле идем. Соңгы көнгә кадәр малайның үзгәрүенә өметләндем. Әмма бер көнне ул өч эт баласын үтереп, аларның гәүләрен тураклаган. Бу хәл миңа куркыныч фильмнар сюжетын хәтерләтте. Баланы кире балалар йортына кайтарырга туры килде», — ди Ирина.

Фото: goodhouse.ru

Бәйле