- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Табиб-эндокринолог Илья Магеря йокының һәр сәгатенең кыйммәте кешенең күпме йоклавына бәйле, дип белдерә. Тикшеренүләрнең нәтиҗәләре күрсәткәнчә, арыган кешегә яңадан үх хәленә кайту өчен 12-14 сәгать йокы кирәк.
«Йокының нәтиҗәлелеге тәүлекнең вакытына турыдан-туры бәйле. Күпләр 24:00 сәгатьтә йокларга яталар, хәтта соңрак та. Нәтиҗәдә ике-өч сәгатькә җитәрлек кенә көч җыялар “, – ди белгеч.
Йокы кыйммәтен махсус “калькуляторы” буенча исәпләргә мөмкин. Әйтик, 19:00-20:00 сәгатьләр арасындагы бер сәгать йокы җиде сәгатькә тигез. 20:00 -21:00 сәгатьләр арасында йокласагыз – алты сәгатькә кадәр йокыны алыштырачаксыз. 21:00 -22:00 сәгатькә кадәр булганы – биш сәгатькә кадәр йокыга тигез, 22:00 -23:00 сәгатькә кадәре – дүрт, 23:00-24:00 сәгатькә кадәре – өч, 0:00-01:00гә кадәре – ике, 01:00-02:00гә кадәре – бер сәгатькә. Төнге сәгать икедән соң йокларга яту нәтиҗәсез генә түгел, куркыныч та булырга мөмкин. Моннан тыш, эксперт даими йокы туймау арыганлык синдромына китерүен ассызыклады.
Фото: wwbm.ru