Татарстанда тотылган машиналарны хәзер нинди бәягә саталар?

Татарстанда тотылган машиналарның уртача бәясе 515 мең сумга җиткән. Авито Авто хезмәте белгечләре быелның беренче 3 ае буенча әнә шундый нәтиҗә чыгарган.

Әлеге сумма былтырның шул ук чоры белән чагыштырганда 47,1 процентка артыграк. Узган ел ахырыннан бирле исә бәяләр 22,6 процентка күтәрелгән.

Татарстанда иң күп сатылган машиналар исемлегенә ВАЗның 2114 Samara, Kalina һәм Granta модельләре кергән. ВАЗ машиналарының уртача бәйсе 195 мең сум булып чыккан. Икенче урында – KIA (950 мең сум), өченчедә Hyundai (865 мең сум), дүртенчедә – Renault (750 мең сум), бишенчедә – Volkswagen (900 мең сум).

Россия буенча гомуми мәгълүматларга ышансаң, илдә тотылган машиналарның уртача бәясе 450 мең сумга җиткән. Әлеге сумма убылтырның шул ук чоры белән чагыштырганда 42,9 процентка артыграк. Узган ел ахырыннан бирле исә бәяләр 19 процентка күтәрелгән. Россиядә иң күп сатылган машиналар исемлегенә ВАЗның Priora, 2114 Samara һәм Granta модельләре кергән. Тотылган машиналар иң күп сатылган төбәкләр булып Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе санала.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/04/78387/

Бәйле