Илья Магеря: «Бәхетле булыр өчен (…) сәгатьләрдә йокларга ятыгыз»

-- ГолияУфа

Табиб-эндокринолог Илья Магеря йокының һәр сәгатенең кыйммәте кешенең күпме йоклавына бәйле, дип белдерә. Тикшеренүләрнең нәтиҗәләре күрсәткәнчә, арыган кешегә яңадан үх хәленә кайту өчен 12-14 сәгать йокы кирәк.

«Йокының нәтиҗәлелеге тәүлекнең вакытына турыдан-туры бәйле. Күпләр 24:00 сәгатьтә йокларга яталар, хәтта соңрак та. Нәтиҗәдә ике-өч сәгатькә җитәрлек кенә көч җыялар «, — ди белгеч.

Йокы кыйммәтен махсус «калькуляторы» буенча исәпләргә мөмкин. Әйтик, 19:00-20:00 сәгатьләр арасындагы бер сәгать йокы җиде сәгатькә тигез. 20:00 -21:00 сәгатьләр арасында йокласагыз — алты сәгатькә кадәр йокыны алыштырачаксыз. 21:00 -22:00 сәгатькә кадәр булганы — биш сәгатькә кадәр йокыга тигез, 22:00 -23:00 сәгатькә кадәре — дүрт, 23:00-24:00 сәгатькә кадәре — өч, 0:00-01:00гә кадәре — ике, 01:00-02:00гә кадәре — бер сәгатькә. Төнге сәгать икедән соң йокларга яту нәтиҗәсез генә түгел, куркыныч та булырга мөмкин. Моннан тыш, эксперт даими йокы туймау арыганлык синдромына китерүен ассызыклады.

Фото:  wwbm.ru

Бәйле