Коедан чыга алмаган…

Кырмыскалы районында бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Бишаул-Уңгар авылында 55 яшьлек кеше фаҗигале һәлак булган.

Хокук саклау органнары хәбәр итүенчә, 30 мартта ир исерек хәлдә үз йорты янында коега егылып төшкән һәм шуннан чыга алмаган.

Берничә сәгатьтән соң бәхетсезнең мәетен коедан алалар. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ир-ат тончыгып үлгән. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре бу хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклый.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-04-01/koedan-chyga-almagan-2752799

Бәйле