«Иске үтүк шнурын таптым да…»

Данир Сабировның депрессиядән үз-үзенә кул салу чигенә җиткәнен язган идек. Күпләрне аның бу хәлдән ничек чыгуы кызыксындыра.

Менә ул бу хакта ниләр язган:

«Миләүшә белән әнисе һәрвакыт янымда булдылар. Түзделәр инде алар. Шундый көннәр җитте: мин караваттан да тора алмый ятам. Бөтенесе елый. Азнакайдан әни килде. «Рәхәткә чыдый алмыйсың син. Бөтен әйберең дә бар, шуңа. Делать нечего», — дип ачуланды.

Һәм әни мине психбольницага яткырмакчы. Миләүшә каршы килде һәм ахырда алар ачуланышып туктады. Килен белән кайнананың мөнәсәбәтләре гел бал да май гына булмаган икән, менә шунда бик каты тавыш купкан иде. Әнинең: «Алып китәм мин улымны Азнакайга. Сез минем улымның үлемен телисез мени», — дигәннәрен мин әле дә хәтерлим.

Миләүшә, әйтәм бит, нәрсә белән булса да мине мәшгуль итмәкче иде. Иртән иртүк Роберт белән мине иске автобуска утырттылар да, яңасын алырга дип, киттек без Мәскәүгә. Шулай Миләүшәгә ияреп йөреп, чыга барган мәшәкатьләрне хәл итә бардым. Дөресрәге — Миләүшә хәл итте, мин ияреп йөрдем. Берсендә шулай Миләүшә китте маникюрга, ә мин бүлмәдә бикләнеп калдым. Әни өйдә, аңа ишекне ачмыйм. Иске утюгның шнурын тапкан идем. Шуның белән асылынырга булдым. Әни вакытында ишекне каерып кереп иманымны өшкерде.

Ул елларны хәтергә дә аласы килми инде. Үз-үземә урын таба алмый идем бит. Чыгып китәм утынлыкка, минем арттан тут как тут — әни. Берүземне бөтенләй калдырмыйлар. Берсендә шулай әни белән ишек алдын җыештырабыз, себерәбез. Әнигә (тещага) елый-елый: «Дәвала инде мине», — дим. Ул инде, үзенчә шаярту кушып: «Дәваласам, зәңгәр шуба алып бирәсеңме соң?», «Карт көнемдә карыйсыңмы соң?»… Шундыйрак сораулар бирә. Мин инде «Әйе» дим. Әни нык түзде. Башка бер кеше булса, бәлки, мондый кияү никәемә кирәк дип, кызына аерылырга кирәк дип басым ясар иде. Әниләрнең икесен дә бертигез күрәм, хәл кергәч тә, икесенә дә шуба алдым: берсенә — караны, икенчесенә — үзе теләгән зәңгәрен. …

Мин авырганда иң рәхәте төркемемә булды. Нәрсә эшләсәләр дә, бер сүз дә әйтмим. Ул вакытта бөтенләй дә таләпчән булмадым. Нормальный состояниемда бит мине чыгырымнан чыгарыр өчен күп кирәкми: бер котырып китсәм! Әмма барыбер вакытында тынычланып, аннары гафу үтенеп йөрим. Бу авыр чирдән кайчан һәм нәрсә белән дәваланганымны төгәл әйтеп бирә алмыйм. Әкренләп-әкренләп булды инде ул. Без йөрмәгән өшкерүче, без бармаган хәзрәт калмады… Намазга да шул вакытта бастым. Бишесен дә укымасам да, кулымнан килгәнен эшлим, җомга саен мәчеткә барырга тырышам…

Якыннарымның өмете шул саздан чыгарга ярдәм иткәндер дә. Алар ышандылар, алар терәк булдылар, алар мине ташламадылар. Хәзер язуы, укып утыруы гына авыр түгел, ә ул еллардагы халәтемне мин хәтта дошманыма да теләмим. Беләсезме, ул «атакалар» әле дә бар. Тик хәзер мин акыллырак: күңел төшенкелеген сизеп алам икән, күңелле танышларым белән очрашулар билгелим, янымда һәрвакыт аралашырдай кеше булуын телим. Спортка чумам. Балалар белән мәш киләм. Үземне-үзем коткарып калырга тырышам. Ходай язмасын ул чирнең кабат ишек кагуын», — дип язган ул.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-04-04/iske-t-k-shnuryn-taptym-da-2754837

Бәйле