Әмма миннән башка да яши алмый.
«Ирем белән 10 елдан артык яшибез. Моңа кадәр 4 ел очрашып йөрдек. Бер-беребезне яратабыз. Ул һәрвакыт янәшәмдә булды. Хәзерге вакытта безнең ике соклангыч кызыбыз бар.
Өлкән кызым тугач, 3,5 елдан соң мин улыма авырга уздым, без аны бик көттек. Ләкин мин авырга узган вакытта ул миңа хыянәт итә башлаган булып чыкты. Мин моны белдем. Сөйләшүләр, күз яшьләре… Ничек тә балам хакына үз-үземне кулда тотарга тырыштым. Ләкин кичерелгән стресс эзсез үтмәде, йөклелекнең 39нчы атнасында мин баламны югалттым. Инде бу хәлләрдән соң ирем акылга килер дип өметләндем.
Улым үлгәннән соң, чакы кына акылдан язмадым. Бу хәлне үзе үткәннәр генә аңлар. Ул өлгергән бала иде бит инде…
Дүрт айдан тагын авырга уздым. Ике игезәк кыз бала тудырдым. Әмма балаларның берсе туып, җиде сәгать узгач, вафат булды.
Балаларым миңа арытаба яшәргә ярдәм итте, юкса икенче баламны җирләвемне кичерә алмас идем.
Өч ел элек, иремнең тагын нәрсәдер яшергәнен сизеп калдым. Телефонында кем беләндер хат алышуын күрдем. Әлеге номер буенча шалтыраттым. Тегесе дуслар гына булуын әйтте. Ышанмадым. Өч ай элек, тагын язышу, ләкин инде башка характерда иде. Ирем анда бу хатынга мәхәббәтен белгерткән. 15 ел эчендә ул миңа беркайчан да яратуын әйтмәде.
Сөйләшү булды. Тәүдә баш тартты, аннары бу хатынны шашып яратуын әйтте. Әмма мине дә яратуын белдерде. Ирем бу хатынга өйләнергә һәм аннан бала тели. Ләкин минем дә аның белән бергә булуымны сорый. Миңа нишләргә? Кызларымны да әтисез калдыра алмыйм! Алар бер-берсен бик яраталар! Китәргә дә урын юк. Иремнең әти-әнисенең фатирында яшибез. Ничә айлар дәвамында коточкыч төштә кебек яшим», — дигән хат белән бүлешкән социаль челтәрләрдә укучыларыбызның берсе.
Фото: stihi.ru