Татарстанның Кайбыч районы егете белән дә хушлаштылар…

-- Лейла

Кайбыч районы егете Алмаз Батанов 13 мартта Украинадагы махсус операция вакытында батырларча һәлак булган.

Ул Казан югары танк училищесын тәмамлый, Улан-Удэда хезмәт итә. Алмаз үлгәннән соң батырлык ордены белән бүләкләнә, дип яза «Кайбыч таңнары».

Аны хөрмәтләп, Казан шәһәренең Самосырово мөселман зиратында җирлиләр.

Алмаз Батанов Казанда туган һәм укыган, аннары исә урта мәктәпне тәмамлагач, Ханты-Мансинск өлкәсе Когалым шәһәренә күченә. Каникулларда еш кына яраткан әби-бабасы янына Кайбыч районының Иске Тәрбит авылына кайта торган булган.

Алмазның караңгы гүре якты, урыны оҗмах түрләрендә булса иде дип телибез!

Бәйле