Фәдис Ганиев: «Балаңны күрми яшәү җиңел түгел»

-- ГолияУфа

Күптән түгел популяр җырчы матур юбилеен билгеләде.

Без артистларны һәрвакыт шат, бәхетле, көләч йөзле итеп күрергә өйрәнгәнбез. Аларның да тормышларында авыр чаклар еш була. Күңелләрендә күтәрә алмаслык йөк белән яшәүчеләр дә бар.

Башкортстанның халык артисты Фәдис Ганиев бүген хатыны Лилия Биктимерова белән искиткеч матур гаилә корып, бәхетле яши. Чыннан да, бу талантлы ике кешенең бергә кавышуы эстрада өчен зур табыш булды. Аларның бергә башкарган дуэтлары күңелләргә үтеп кереп, аның нечкә кылларын да тибрәтү көченә ия. Уллары Кәрим тугач, алар икесе дә яшәреп, тагын да зуррак дәрт белән эшкә чумды, төрле өлкәләрдә зур уңышларга иреште. Әмма язмыш аларны да бик нык сынады шул…

Фәдиснең дә, Лилиянең яшьли корган гаиләләре таркалды. Фәдис беренче хатыны Лилия белән балаларына 2,5 яшь тулганда аерылшкан. Бераздан тагын гаилә корып караган. Шушы еллар эчендә ул кечкенә кызы белән еш аралаша алмаган. Лиана бу чорда мәктәпне уңышлы тәмамлап, сәнгать өлкәсендә югары белем алган. Әйткәндәй, Лиана әтисе кебек үк бик матур җырлый.

Лилия Биктимеровага өйләнгәч, аның кызы Гөлназ Асаева белән тиз арада уртак тел тапты Фәдис. Аларның бергәләп башкарган җырлары гына ни тора! Кызганычка каршы, үзенең кызы белән аралар мондый җылы булмаган.

Күптән түгел Фәдис Ганиевка 55 яшь тулды. Табынга кызы һәм аның гаиләсе дә килгән.

— Күптән түгел кызым Лиана ире, баласы белән туган көнем белән котларга килде. Бик сөендем. Аңлаштык, өстемнән йөк төшкәндәй булды. Балаңны күрми яшәү җиңел түгел, бер яра булып күңелдә тора. Аллага шөкер, хәзер мөнәсәбәтләр әйбәт, — ди ул.

Бәйле