- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Әлеге киңәш аякларның шешенүеннән котылу өчен дә ярдәм итәр.
Йодны тормышта еш кулланабыз. Табиблар аны күбрәк микроблардан саклану чарасы итеп кабул итсә, халык медицинасы белән кызыксынучылар аның тагын берничә үзенчәлеген билгели.
Йод белән ясалган челтәр-сетка аяк табанында кан әйләнешен яхшырта, ә бу аякларның шешенүен бетерергә мөмкинлек бирә. Йод тән температурасын күтәрә.
Әгәр дә аякларны кайнар суда тоту мөмкинлеге булмаса, шушы алымны кулланыгыз. Аеруча томау төшкәндә аның файдасы зур.
Сетканы 1 сантиметр зурлыкта итеп сызарга кирәк. Табан астына тулысынча йод сөртмәгез, пешү ихтималы бар.
Йод сеткасын атнага 3-4 тапкыр ясау файдалы.
Фото: joinfo.com
–
–