«7-8 айлык көмәнле чакта каенанамның корсагына термостан кайнар чәй түгелгән…»

Баскан җирдән ут чыгара торган, яшь, чибәр Раниягә: “Телсез кеше белән ничек яшәргә уйлыйсың?” — дип гаҗәпләнүчеләр булган. Ләкин кыз озак уйлап тормаган, кечкенәдән дуслашып йөргән авылдашы Рәмзискә кияүгә чыгарга ризалык биргән. “Аның белән үзебез генә белгән телдә, ишарәләр ярдәмендә аралашабыз. Ул тәкъдим ясагач та, “әйе” дидем. Минем өчен бу көтмәгәндә булды, ләкин Аллаһ шулай язгандыр, үкенмим, без бик бәхетле”, — ди Рания.

Мостафиннар гаиләсе Балтач районының Арбор авылында гомер итә. Уллары Сәет белән Зиннәтне үстерәләр. Мал-туар асрыйлар. Рәмзиснең кулыннан килмәгән эше юк. Эретеп ябыштыру белән шөгыльләнә, каралты-кураны тәртиптә тота. “Иркә хатын булып яшим”, — дип елмая Рания.
— 7-8 айлык көмәнле чакта каенанамның корсагына термостан кайнар чәй түгелгән. Мөгаен, карында вакытта шуннан куркып, бала телсез булып тугандыр. Әни Рәмзисне акыллы, тәрбияле, хатын-кызга карата игътибарлы булырга өйрәтеп үстергән. Ишекне ачып кертә, болынга барса, чәчәксез кайтмый, шомырт, канәфер чәчәк атса, беренче ул күреп, мине сөендерә. Без хатын-кызга нәрсә кирәк тагын? Игътибар, гамәлләр мөһим бит, — ди әңгәмәдәшем.
Хастаханәгә баргач, Раниягә табиблар бала таба алмаячаксың дип хәбәр итә. Яшь хатын тыела алмыйча, үксеп елый.
— Каенанам — Кәүсәрия әни: “Шул сүзгә ышандыңмы? Үзем дә бер ел торгач кына уздым, елама, баланы Аллаһ бирә”, — дип мине юатты. Чынлап та, бер ел дигәндә әни булачагымны белдем. Авырлы чак җиңел узмады, хастаханәдә ятарга да туры килде. Олы улымны сигез айдан таптым. Икенче балам белән йөкле чакта аякларым бик сызлады. Бәбиләгәч тә, депрессия кичердем. Андый чакта дөньяда берни кирәкми икән. Якыннарым, авыл фельдшеры Миләүшә апа ярдәме белән генә рәткә килдем. Авыр вакытта үксеп, бер кычкырып елыйм да рәхәт булып китә. Шөкер, хәзер елмайган чакларым күбрәк. Юк-барга борчылмаска, хәзерге көн белән яшәргә кирәк икән, — ди Рания.
Кәүсәрия апа алар белән бергә яши. Ул — зур терәк, балаларны тәрбияләргә булыша, килененә сердәшче, улына ярдәмче.
Рания — белгечлеге буенча азык-төлек сәнәгате технологы. Барысын да булдыра ул: тегә, пешерә, саф һавада эшләргә ярата. “Тузан сөрткәнче, утын ярып керәм”, — дип елмая. Хәзер мал табибы булып эшли. Төрле курсларда белемен ныгыткан. Быел исә Казанга ветеринария буенча югары уку йортына керергә җыена.
— Кечкенә чакта туңдырма ашасаң, лимонад эчсәң дә сөенәсең. Яшь вакытта укырга керү, матур киенү рәхәтлек бирә. Хатын-кызның бәхете күзләрендә чагыла. Акча, тун, байлык та түгел, бәхет ул — балаларымның исәнлеге, сагынып кайтыр өем, яратып барыр эшем, өзелеп сөйгән кешем, — ди Рания Мостафина.

Чыганак: https://im-tatar.ru/2022/03/1237/

Бәйле