Татарстанлылар майда ничек ял итәчәк?

Май башында безне өстәмә ял көннәре көтә. 1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 Май – Җиңү көнендә ял итәчәкбез.

Бәйрәмдә халыкка тоташ берничә көн ял итү мөмкинлеге бирү өчен, Россия Хөкүмәте карары нигезендә, 1 гыйнвар – шимбә ялы – 3 майга (сишәмбе), 2 гыйнвар якшәмбе ялы – 10 майга (сишәмбе) күчерелде.
Шулай итеп, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы эшләгән производство календареннән күренгәнчә, 1-3 май һәм 7-10 май көннәрендә ял итәчәкбез.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/04/78728/

Бәйле