Башына теш щеткасы кадалган…

-- ГолияУфа

Табиб ни рәвешле мондый хәлдә калган?

Татарстанның Республика клиник дәваханәсендә уникаль операция үткән. Анда пациентның башыннан теш щеткасы чыгарганнар…

Кабул итү бүлмәсенә ир-егетне аңында китергәннәр, теш щеткасы аның башына кадалып торган. Компьютер томографиясе тормыш өчен мөһим участокларның зыян күрмәвен күрсәткән. Пациент шулай ук табиб булып чыккан, тик башка төбәкнеке.

Ел ярым элек ул баш җәрәхәтләре алган, операция кичергән, озак тернәкләнгән. Пациентны дәваханәгә салу кичендә, щетка тешләре тулысынча ңиярлек баш миенә кергән.

«Теш щёткасы мөһим үзәкләргә зыян китермәгән «, — дип сөйләделәр медучреждениедә.

Табиблар щетканы ипләп кенә алган. Бу эшне ювелир эшенә тиңләргә мөмкин. Теләсә нинди ялгыш хәрәкәт тә пациентның үлеменә китерергә мөмкин иде.

Берничә көннән ирне реанимациядән бүлеккә күчергәннәр, ул акрынлап тернәкләнә.

Башына теш щеткасы ничек эләккәнен медицина учреждениесендә ачыкламаганнар.

Фото:  esoreiter.ru

Бәйле