Чит планета кешесеннән авырга калган…

-- ГолияУфа

НЛОларның Җир кешеләре белән мөнәсәббәтләре турында язылган документ табылган.

Пентагонда табылган документларда НЛОларның кешеләр белән җенси элемтәләргә керүе билгеләнгән… Ә бер хатын янәсе балага да узган.

Берничә шаһит раслаганча, чит планета кешеләре белән җенси элемтәләр булган, шуларның берсеннән соң бер хатынны авырлы килеш калдырганнар.

«Аномаль үткен кыр эффектлары кешегә һәм биологик тукымаларга тәэсире» исеме астындагы докладта паранормаль кичерешләр яки «аномаль алдынгы аэрокосмик системалар тарафыннан кеше күзәтүчеләренең имгәнүләре» булган кешеләр сәламәтлегенә йогынты ясалуы тикшерелгән.

Отчетка сәер очраклар кертелгән. Анда «кеше урлау», «исәпкә алынмаган йөклелек», сексуаль элемтәләр, телепатия тәҗрибәсе һәм телепортация кебек күренешләр турында әйтелә.

Әлегә бу документ тулысынча тикшерелмәгән. Галимнәр дә бу хәбәрнең чын булуына шикләнә, икән.

Фото:  esoreiter.ru

Бәйле