Тиз йоклап китүнең яңа ысулы билгеле

-- ГолияУфа

Билгеле табиб җиңел генә күнегүләр ясарга өйрәткән.

Доктор Тим Бонд йокысызлыкны даруларсыз җиңәр өчен нинди күнегү ярдәм итәчәген сөйләгән.

Белгеч йоклар алдыннан утырырга яки караватка ятарга һәм әкрен генә мускуллардагы киеренкелектән бушанырга киңәш итә. Тәүдә йөздәге мускулларны «ычкындырырга» кирәк. Аннары — кулларга, арытаба акрынлап иңбашларга игътибар итегез.

Сулаганда күкрәк читлеген, аннары бот һәм балтыр мускулларындагы киеренкелектән бушанырга кирәк. Шулай барлык мускуллар тынычланырга тиеш.

Бонд барлык фикерләрдән котылгач, йоклап китү җиңел булуын да әйтә.

Фото: traveltimes.ru

Бәйле