Коронавирус. Әллә беттеме?

Коронавирус турында азрак сөйләвебез чирнең әле тулысынча юкка чыгуына бәйле түгел. Әле дә инфекция йоктырып, кешеләр хастаханәләргә эләгә тора, кызганыч, якты дөнья белән хушлашучылар да бар. Вирусның мутацияләве дә дәвам итә – галимнәр яңа төрләре турында сөйләп тора.

Ике елдан артык вакыт эчендә коронавирус белән бөтен дөньяда 496341342 кеше чирләгән. Үлүчеләр саны – 6170701.

Россия вице-премьеры Татьяна Голикова коронавирус белән авыручылар санының соңгы арада кимүе күзәтелгәнне белдерде. Аның әйтүенчә, бу инде планлы медицина ярдәмен күрсәтү эшен киңрәк алып баруны кире кайтару өчен яхшы этәргеч булып тора. Вице-премьер илдә диспансеризация һәм медицина тикшерүләрен оештыруны тәэмин итәргә кирәклеген ассызыклады.

Шулай да коронавирусның яңа дулкыны булу да ихтимал. Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко ил халкын шул хакта онытмаска өндәде. Гамәлдәге профилактика һәм саклык чараларын үтәү әһәмияте кала. Моңа өстәп, вакцина һәм ревакцинация ясату турында да онытмаска.

Вакцинация димәктән. Вирусолог Петр Чумаков сүзләренчә, пандемиянең 2022 елда бетүен көтәргә кирәкми. Чөнки Җир шарында яшәүчеләрнең яртысы әле һаман да инфекциягә каршы прививка кадатмаган. Фаразларга карасаң, вазгыять кискенләшергә мөмкин.

Татарстанда исә соңгы тәүлектә COVID-19 чиреннән терелүчеләр саны авыручылар күрсәткеченнән ике тапкыр артып киткән. 258 сырхауның 90нын хастаханәгә салганнар иде. 538 кеше сәламәтләнеп чыккан.

Вакцина ясатучыларга килгәндә, республикада андыйлар 2506650 кешегә җитте. Ревакцинация узучылар – 288845 кеше.

Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә битлек кию режимын күптән бетерделәр. Моннан тыш Кемерово, Калуга, Тамбов, Тверь өлкәләрендә, Красноярск краенда да битлек кимиләр. Европаның кайбер шәһәрләрендә дә аны таләп итмиләр. Татарстанда исә әле дә транспортта, җәмәгать урыннарында битлектән булу таләп ителә. «Битлек кию режимын үтәү – федераль норма, ул Россиянең баш дәүләт санитар табибы карарында беркетелгән. Шуңа күрә бу юнәлештә ниндидер үзгәреш була икән, шундук битлек режимы гамәлдән чыгарылачак. Безнең барлык норматив документлар нәкъ шушы федераль күрсәтмә нигезендә төзелгән», – дигән иде Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина журналистлар белән соңгы очрашуында.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/04/79028/

Бәйле