Питрәчлеләр Динар Хәмитов белән хушлаштылар [фотолар]

-- Лейла

Хәрби Украинада барган махсус операция барышында һәлак булган. Донбасста 42 яшьлек Динар Хәмитовның әтисе, сеңлесе, хатыны һәм өч кечкенә баласы калган.

Хәрбине соңгы юлга озатырга Питрәч районы халкы, хезмәттәшләре, дуслары, күршеләре, сыйныфташлары, ТР Дәүләт Советы, район хакимияте, ТР Хәрби комиссариаты вәкилләре килгән.

Россия Президенты Указы белән Динар Хәмитовны Батырлык ордены белән бүләкләделәр (үлгәннән соң).

Моннан тыш Питрәчтә яңа урамнарның берсен подполковник Хәмитов исеме белән атарга да планлаштыралар. Ул монда туган, мәктәптә укыган, ә аннары Казан артучилищесында, Россия Хәрби көчләре сафларында намус белән хезмәт иткән һәм Ватанны саклау буенча үзенең хәрби бурычын үтәгән.

Хәрбигә мәңгелек истәлек, дип язалар Питрәч якташлары җәмгыяте.

Сүз уңаеннан, үткән елның ноябрь аенда Питрәч районының “Алга” газетасында подполковник Динар Хәмитов турында саллы материал чыккан булган. Сезгә шуннан өзекләр китерәбез.

Улыбыз хәрби булыр дип уйламадык

Быел РФ Президенты Указы белән якташыбыз Динар Хәмитов «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» II дәрәҗә орден медаленә һәм Мурманск өлкәсе губернаторыннан «Заполярьеда фидакарь хезмәте өчен» мактау билгесенә лаек булды. Моннан тыш, ул башка бик күп дәүләт бүләкләренә ия.

Динар Хәмитов Питрәчтә Назилә һәм Зәкәрия Хәмитовлар гаиләсендә туган һәм үскән. Ул инде 36 яшендә Төньяк флотның ундүртенче армия корпусы мотоукчылар бригадасы дивизионы командиры булды. 

– Ул мәктәпкә бик иртә китте, сыйныфта иң кечкенәсе иде. Аннары Казан артиллерия училищесының иң яшь курсанты булды, инде 16 яшендә үк погон киде, – дип искә ала офицерның әтисе Зәкәрия Рузукович. 

Динар балачактан хәрби, Ватанны саклаучы булырга хыяллана. Моның өчен ул спорт, нигездә җиңел атлетика һәм милли көрәш, шулай ук уен төрләре белән шөгыльләнә. Төрле ярышларда күп тапкырлар призер булган. Мәктәптән соң хәрби училищега укырга кергән. 

– Улыбыз хәрби булыр дип уйламадык. Ул балачактан үзендә офицерлык күнекмәләрен тәрбияләде. Бервакыт, Ленино-Кокушкинода һөнәри лицейда эшләгән чакта, минем янга күрше районнан бездә укучы  студентлар килде. Алар: “Подполковник Динар Хаметов сезнең улыгызмы?”, дип сорадылар. Уңай җавап алгач, алар аның кырыс, таләпчән, әмма кешелекле офицер булуы, һәм армиядә хезмәт итүчеләргә дә бертигез каравы турында әйттеләр, – дип  сөйләвен  дәвам итте Динарның әтисе.

Хезмәт иткән вакытта Динар Хәмитов өч тапкыр 6шар ай Сириядә, кайнар ноктада була. Ә булачак дивизион командирының хезмәт карьерасы болай башлана: хәрби училищены тәмамлагач, аны Ленинград хәрби округына взвод командиры буларак җибәрәләр, 2 елдан ул штаб начальнигы һәм командир урынбасары була. Тагын 5 елдан соң 2012 елда Көнбатыш хәрби округының мотоукчылар бригадасы ике йөзенче аерым батареясының командиры итеп билгеләнә. Динар Зәкәрия улы  2016 елдан бүгенге көнгә кадәр Төньяк флотның ундүртенче армия корпусы мотоукчылар бригадасы командиры.
Ул 2008 елда өйләнә. Хатыны Лилия белән алтынчы һәм бишенче сыйныфларда укучы кызлары Камилә һәм Әминә һәм ике яшьлек улы Абдулланы тәрбиялиләр. Ел саен отпуск вакытында барысы бергә туган якларына – Питрәчкә кайталар.

– Без барыбыз да – туганнары, дуслары, сыйныфташлары Динар белән горурланабыз. Һәр чираттагы ялын түземсезлек белән көтәбез, – ди Зәкәрия Рузукович.

Бәйле