Гөлназ Асаева күпләрне кызыксындырган шушы сорауга җавап биргән.

Чыннан да, нигә Гөлназ белән Вилданның туй тантанасы булмады соң?

Йолдызлар һәр адымнарын бөтен дөньяга күрсәтергә күнеккән бит.

Баксаң, яшьләр күңел ачуларга акча тотмаска, ә аның белән башкача эш итәргә булган икән.

— Ул вакытта туй ясау мөмкинлеге юк иде, ата-аналар акчасына да теләмәдек. Булган акчага туй урынына фатир сатып алырга булдык. Ә хәзер инде үткәрәсе килми, — диде яшь җырчы.

Исегезгә төшерәбез, Асаева 2020 елда иҗатын сөючеләргә кияүгә чыгуы турында хәбәр иткән иде. Йолдыз җырчы Вилдан Шәмсетдинов белән никахлашты.

2021 елның октябрендә аларның кызлары туды.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-04-08/tuy-bulmayachak-2762504

Бәйле