Урам буенча начар киенгән, алҗы­ган бер карчык килә. Кая бара ул? Белми… Нәрсә эзли? Хәтерләми… Кем ул? Анысын да белми…

Хәтереңне җуюдан да яман хәл юк… Карчык туктап як-ягына каранды. Берәрсе аны таныр да исеме белән дәшәр дип өметләнде. Уңга карады, сулга… Әмма аны бер кеше дә танымады, берсенең дә анда кайгылары юк… Чабалар, каядыр ашыгалар. Аларның барыр җирләре, ашыгыр сәбәпләре бардыр… Карчык авыр сулап алга таба китте. Монда аны белүче булмады, әнә тегендәрәк булмасмы?

Карчык базарга кереп җылы­нып чыгарга уйлады. Тук чырайлы кешеләр, сатучылар, алучылар, кызык карап йөрүчеләр аны эттеләр, төрттеләр. Карчыкның башы әйләнде. Бераз җылынгач, кесәсендәге соңгы илле сумын чыгарып, нидер алырга өметләнде. Калтыраган куллары белән акчасын кесәсеннән чыгара алмаган карчыкка сатучының ачуы килде: “Нәрсә кыбырдыйсың инде?! Әйдә, җәтрәк кыймылда, минем сатып алучыларны куркытасың!” – дип кычкырды. Карчыкның, кып-кызыл алмаларны күреп, авызыннан сулар акты. “Бер кызыл алма бирче, кызым”, – дип акчасын сатучы кызга сузды. Сатучы кыз биргән алма черегән, бөрешкән иде. Карчык аптырап алманы берничә тапкыр әйләндереп карады да сатучыга эндәште: “Кызым, бу алма черегән түгелме соң?” Сатучы кыз: “Синең кебек инде!” – дип хахылдады да әбигә арты белән басты. Карчык бер алмага, бер сатучының аркасына карап торды да авыр сулап китеп барды.

Илле сумлык алманың ашар җире юк иде. Әмма карчык алманы ташламады, илле сумны ничек ташласын инде ул?

Вак-төяк сатып көн итүче әбиләр янына килеп басты карчык:

– Алма сатам, илле сум, – дип пышылдады ул, ишетелер-ишетелмәс тавыш белән.

– Синең ул черек алмаңны кем алсын? Илле сум дип тора тагын! – дип көлделәр аннан әбиләр.

– Алырлар, мин аны әле генә әнә теге кыздан илле сумга алдым, – диде карчык.
Аның сүзен шул тирәдән узып ба­ручы ике егет ишетеп алды. Әби­нең алмасын биш йөз сумга сатып алдылар да сатучы кыз яны­на килделәр. Әле генә бик кыю сөй­ләшкән сатучы кыз, егетләрне күргәч, коелып төште. Егетләр күп сөйләшеп тормадылар, ни эшләргә кирәклеген яхшылап аңлаттылар да бер читкә барып бастылар.

Сатучы кыз бер пакетка сайлап эре кып-кызыл алмалар тутырды да, илле сум акча тотып, әби янына килде, түбәнчелек белән гафу үтенде. Әби горур иде, ул алмаларны да, акчаны да алмады: “Мин ул черек алманы биш йөз сумга саттым инде!” – диде.

Сатучы кыз аптырады: үзе хәерче, үзе ач, әмма горур!

Егетләрнең берсе әбине үзенә алып кайтырга теләде: “Минем карт әбием ялгыз яши, бер-берегезгә иптәш булырсыз”, – дип үгетләде. Әмма карчык риза булмады. Аңа үзенең өе, үз балалары кирәк. Шуларны тапканчы эзләячәк, үлгәнче йөриячәк! Әле башта югалган хәтерен табасы бар. Хәтерен тапса-а-а…

Урамда кар ява… Буран дулый… Салкын… Барысы да җылы өй­лә­ренә ашыгалар… Бары карчык кына җил белән бергә буш урамнарны айкый, югалган хәтерен эзләп йөри дә йөри…

Ә балалар табылмый да табылмый… Әллә алар да хәтерләрен җуй­­ганнармы?..

Чыганак: https://akcharlak.tatar/article/yugalgan-kh-ter/

Бәйле