Ерткыч кошлар егетнең соңгы сулышын алганны гына көткән була…

-- ГолияУфа

Мәхәббәтле пар сәяхәттән исән-имин кайта алмый.

Кешелек дөньясы Җир шарын әйләнеп чыкты, космосны өйрәнде, ә менә үзе яшәгән җирдә еш кына адаша. Шунысы да игътибарга лаек, дистә еллар буе бер үк юлларда йөреп адашучылар да, бу «тоткынлдыктан» котыла алмаучылар да җитәрлек.

2017 елда яшь пар, 21 яшьлек Лян Шэн Юэ һәм аның 19 яшьлек сөйгәне Лю Чен Чун (Liu Chen Chun) Непал буенча походка китәләр. Сәяхәт вакытында һава торышы кинәт бозыла, һәм тирә-як начар күренә башлый. көтмәгәндә яшьләр чокырга килеп төшә. Шунда ук мәгарә дә була. Адашкан пар 7 атна шушы мәгарәдән чыга алмый.

Бераздан аларның үзләре белән алган ризыклары да бетә. Нәтиҗәдә кыз үлә, ә Лян Шэн калган көчен югалиас өчен мөмкин кадәр озаграк йокларга тырыша. Коткару командасы аларны Лю Чен үлгәннән соң 3 көн узгач таба.

Лян исән кала, әмма 30 килограммга ябыккан була, ә аның уң аягын кортлар ашый башлаган була. Коткаручылар Лю белән Люны югарыда зур кошлар очып йөргәнлектән генә таба ала. Еркыч кошлар егетнең соңгы сулышын алганны көткән була…

Лян кар ашаганга һәм сәяхәткә үзе белән алган тозны суырганга гына исән кала.

Фото:  wallhere.com

Бәйле