Билегезне үлчәп карагыз!

-- ГолияУфа

Бөекбританиянең Милли сәламәтлек һәм клиник камилләшү институты терапевты Пол Крисп билне ничек дөрес итеп үлчәргә кирәклеген аңлаткан.

Крисп билнең киңлеген буй озынлыгына бүләргә киңәш итә. 0,4тән 0,49га кадәр нәтиҗә симерүнең булмавы турында сөйләячәк. 0,5дән 0,59га кадәр нәтиҗә — сәламәтлек өчен мөмкин булган куркыныч турында белдерә, ә 0,6 һәм аннан өстәрәк — сәламәтлек куркыныч астында булуын билгели.

Мәсәлән, буй озынлыгы 162 сантиметр булып бил киңлеге 73 сантиметр булса, бу хатын-кыз Британия табиблары тарафыннан сәламәт дип саналачак. Ә менә бил киңлеге инде 81 сантиметрга җитсә, сәламәтлек турында уйланырга кирәк.

Фото: cosmo.ru

Бәйле