“Гомереңне өзмә, балам…”

-- ГолияУфа

Кызының үз-үзен үтерергә тырышуын күргән ана, шунда ук вафат булган…

Кичә Башкортстанның Авыргазы районында коточкыч фаҗига булды. 38 яшьлек хатын үз-үзенә кул салырга маташканда, аны 61 яшьлек әнисе күреп кала. Өлкән яшьтәге хатын шунда ук һушын югалтып егыла.

Кычкырган тавышка гаилә башлыгы йөгереп килә – ул хатынын һәм кызын коткарырга тырыша. Нәтиҗәдә, хатыны “ашыгыч ярдәм” килгәнче үлгән, ә кызларын коткарып кала алганнар – аңа беренче ярдәм күрсәткәннәр һәм дәваханәгә алып киткәннәр.

38 яшьлек хатынның ни өчен үз-үзен үтерергә теләве билгеле түгел. Күршеләре гаиләдә гауга булган дип фаразлый, әмма йорт хуҗасы моны кире кага. Яшь хатында психик авыру булуы мөмкин, дигән мәгълүматлар да бар.

Фото: bk55.ru

Бәйле