Яшь ирнең үзе дә, баласы да «читкә йөрүдән» туган

-- ГолияУфа

Мәскәүдә яшәүче иргә психолог ярдәме кирәк булган. Сәбәбе — әнисенең һәм хатынының аны алдавы.

Ир өйләнгәч, хатыны озак кына балага уза алмаган. Бик күп тикшерүләр үткәннән соң, табиблар аңа әтисеннән ниндидер үзенчәлекләр күчәргә мөмкинлеге турында әйткән. Озак вакыт дәваханә юлын таптаганнан соң ир ДНК-тест ясап карарга булган. Нәтиҗәдә, әтисе белән туганлыгы юклыгы ачыклана. Ир шунда кайчандыр әнисенең читтә сөйгәне булганы турында белә.

Авыр кичерә бу хәлләрне ир. Әтисе белән бик яхшы мөнәсәббәттә була алар.

Шушы хәлләрдән соң күп тә үтми, хатыны балага уза. Тик кара чәчле, коңгырт күзле ирнең баласы сары чәчле, зәңгәр күзле булып туа… Яңадан ДНК-тест ясарга озак кына базнат итми ул. Ниһаять, бер көнне әлеге адымны ясарга була. Лаборатория хезмәте өчен ир хатынының банк картасы белән түли.

Бу хәлгә бик нык ачуланган хатын ирен өеннән куып чыгара. Янәсе, ул аңа ышанмый.

Тиздән нәтиҗәләр дә билгеле була. Сабый аныкы түгеллеге шулай ачыклана.

Фото: novosti-n.org

Бәйле