Кайнар су астында берничә көн яткан…

-- ГолияУфа

Санкт-Петербургта яшәүче әбекәй юынганда тән пешүләре алганнан соң медицина учреждениесендә вафат булган.

Кичә көндез Художников проспектындагы фатирдан өлкән яшьтәге хатын-кызны авыр хәлдә дәваханәгә озатканнар. 90 яшьлек әби ваннага юынырга керә дә салкын су белән кайнар су краннарын бутый. Шул сәбәпле пенсионерның арткы өлешләре бик нык пешә. Ваннадан пенисонер берничә көн чыга алмый.

Күршеләре әбекәйнең дүрт көн элемтәгә чыкмавын аңлагач, коткаручыларны чакырталар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре фатирга тәрәзә аша үтеп кергән, ә аннары медицина хезмәткәрләрен чакыртканнар. Кызганычка каршы, зыян күрүче пешү реанимациясендә үлгән.

Фото: 31tv.ru

Бәйле