«Җен белән мунча кердек»

-- ГолияУфа

Төнге 12 сәгать булгач, мунчага крергә ярамый

«Көне буе утын ярдым да, кичкә мунча яктым. Иптәшкә күрше Мирсәетне дә чакырдым. Ул инде «берне» кыстырып та керәчәген әйтте. Кыскасы, эшләп арыган көнне менә шулай күңелле итеп тәмамларга иде. Мунчаны соң якканлыктан, ул төнге 12 сәгать тулып киткәч кенә өлгерде. Күршегә койма аша гына кычкырдым да, үзем янә учакка утын өстәр өчен утынлыкка кереп киттем. Мирсәет, тиздән булачагын әйтте.

Утынны күтәреп мунчага керсәм, Мирсәет ләүкәдә чабынып утыра. Беләм инде мин аның тиз кеше икәнлеген, бу юлы да миннән алда килгән икән. «Әйдә аркаңны чабам», — дидем. Мирсәет ризалык биреп ләүкәгә сузылып ятты. Чаба гына башлаган идем, Мирсәетнең аяклары озыная башлады… Карыйм, алар менә-менә мичкә килеп терәләчәк… Ә акларында бармаклар түгел, тояк… Картәни төнге 12дән соң мунчага бармаска кушкан иде шул… Мин каен себеркесен шунда ташладым да, мунчадан чыгып йөгердем. Каршыма Мирсәет килә. «Син белсәң! Син күрсәң!» — дип аңа сүземне дә сөйли алмыйм. «Күзеңә күренгәндер, әйдә мунчага», — ди бу.

Икәүләп ләүкәгә утырдык. «Әллә нинди җен булды ул. Аяклары озынайганнан-озыная», — дип, инде бераз тынычланып, сөйли башладым. Мирсәет миңа сәер генә карап торды да: «Менә шулай озынаямы?» — ди. Карасам, янәшәмдәгенең дә аяклары озыная башлады, ә бармаклары урынына тояклар…

Мунчадан ничек чыгып йөгергәнемне дә сизми калдым. Шунда каршыма чиләк белән су күтәргән Мирсәет килә. Бу юлы белгән догаларымны укый-укый янына уттай очып кына киттем.

Икенче көнне күршем өйгә килеп кердем. Аңа якын килергә дә куркам. «Кичә үзең мунчага чакырдың да, үзең минем яннан узып кына киттең. Мин соңрак кергәч, инде су азайгандыр дип, су да алып кереп килә идем. Мунча суынган идемени инде?» — ди…

Өченчесендә Мирсәет үзе булган икән. Башта кемне күргәнемне һаман аңламыйм», — дип язган социаль челтәрләрдә бер ир.

Фото: scarystory.ru

Бәйле