Иртәнге ашка менә дигән ризык!

-- ГолияУфа

Иртәнге ризык тиз әзерләнә торган, тәмле һәм туклыклы булырга тиеш. Сез юынган арада әзер булучы ризык рецепты тәкъдим итәбез.

Савытка ике тавык йомыркасы, тоз, 50 миллилитр сөт, тәмләткечләр өстибез һәм яхшылап болгатабыз. Аның өстенә 50 грамм казылык, помидор һәм яшел суган сибәбез. Катнашманы микродулкынлы мич өчен булган савытка бушатабыз да, өстенә кыргычтан чыгарылган сыр сибәбез. 3-4 минут микродулкынлы мичтә пешерергә кирәк. Бик тәмле булачак.

Фото: ВКонтакте

Бәйле