Илсөя Бәдретдинова буш залга да җырлыймы әллә?

Алай дисәң, Казандагы концертына 11 мең кеше килгән. Бу хакта үзеннән белишик әле. Социаль челтәрдәге сәхифәсендә ул болай яза:

«Казандагы унберенче көн тәмам!
Тынычланып булмый… Уйланып ятам… 19 ел элек Казандагы беренче концертка 17 кеше билет алган иде. Быел 11 мең кеше. Казан, бик-бик зурладыгыз сез мине.
Әле 29,30 майда тагын өстәмә концертларда очрашабыз, Аллаһы бирсә. Билетлар сатуда.
Рәхмәт сезгә.
Ә без Себергә кузгалдык. 20 көнгә! Дөресрәге группа кузгалды. Минем иртәгә бик-бик тыгыз көнем. Аллаһка тапшырдым. Алда 2500 км юл. Хәерле юллар булсын»

19 еллар элек булган концертлар хәтердә әле. Кушнаренкодагы йортыбыз Мәдәният йорты янында, ә аның бәрәңге бакчасы арткы ишеге алдыннан ук башлана дияргә дә ярый. Шунда чүп утап йөргәндә «016» санлы ике машина килеп туктады. Аннан нидер бушаттылар да, бераздан ачык ишектән җыр яңгырады. Тавышы көчле, моңы да бар, ә сүзләре… Кемне сүгә соң бу кызый?! Кулдан тузанны себереп төшердем, галушны кагып кидем дә, ишек төбенә якынрак барып тыңларга, бәлки читтән генә сәхнәгә күз салырга булдым. Шунда каршыга дәү генә бер ир чыкты. Сөйләшеп киттек. Ул Илфак Шиһапов иде. Гаҗәп, моңа кадәр бер күрмәгән кеше белән сүз бетми генә бит! Аны — репетиция, мине бәрәңге бакчасында әнкәй көтә, югыйсә… Шул көнне карадым беренче тапкыр Илсөя концертын, үзе, ул вакытта әле кечкенә улы белән дә таныштым, җыр язмаларын алдым. Нинди идеме ул вакытта Илсөя? Безнең сәхнәгә чит планетадан төшкән кебек иде! Беркемгә дә охшамаган, сәер, әмма үзеннән күзне алып булмый, җырларының кайсыбер сүзләре чеметеп, кайсылары суккалап алса да, аларны тыңлыйсы килә. Хәер, хәзер дә аңа охшаган җырчы юк инде. Уңышлар телбез!

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/0905/2022-04-13/ul-kontsertka-17-keshe-kilde-2767424

Бәйле