Украинада хезмәт итүче егетнең әнисенә улының үлеме турында хәбәр килгән, ә ул исән

-- ГолияУфа

Башкортстанның Куергазы районы башлыгы Юлай Ильясов социаль челтәрләрдә үзәкләрне өзәрлек язма калдырган.

«Без махсус операциядә һәлак булган, дип санаган солдат исән булып чыкты!!!

Бүген мин һәм хәрби комиссар Максим Пержинский солдатның гаиләсенә шушы кайгылы хәбәрне әйтергә бардык. Һәлак булганның әнисеннән идентификацияләүгә ДНК анализы өчен кан алдылар… Солдатның әнисен «ашыгыч ярдәм» алып китте… Күзләрдән яшьләр акты… Ә солдат үзе шалтыратып, исән булуын әйткән!!! Һәлак булучы башка сугышчы булып чыкты…», — дип язган ул.

Фото: tvc.ru

Бәйле