Иренә хыянәт иткәннәр (…)гә әверелә, ди…

-- ГолияУфа

Песиләр еш кына тутырып күзгә карыйлар. Бу карашлар, чыннан да, ниндидер тылсымга ия кебек.

Балалар әкиятләреннән булган барлык сихерчеләрнең дә диярлек ярдәмчеләре — зур кара мәче булган. Мондый хайваннар сихерчеләргә караңгы эшләрдә ярдәм итә, дип элек юкка гына ышанмаганнар бит. Моннан тыш, мәчеләр мәрхүмнәр белән элемтәне дә җайга сала ала дигән теория бар. Ә шул күз карашы шул рухларның янәшәдә йөрүе турында сөйли, имеш…

Борынгы Русьта беркем дә мәчеләрне өйдә тотмаган, алардан курыкканнар. Алар кешене гипнозлый һәм аның җанын урларга мөмкин, дип саналган. Япониядә, әгәр дә хатын-кыз иренә хыянәт итсә, үлгәннән соң кара мәчегә әверелә, дигән ышану бар. Ә менә Франциядә мәчеләр изге җан саналган — аларның миссиясе җәннәткә үлгәннәрне озатуда булган. Бу хайваннарны кимсетергә ярамаган, чөнки алар тәмугка алып кереп китәргә «сәләтле» имеш. Мәчеләр иң серле йорт хайваннары дип санала. Аларның үз-үзләрен тотышларын хәзер дә аңлатып булмый бит.

Фото: shkolazhizni.ru

Бәйле