Татарстанда бер ир-ат машинада утырган егетләргә травматик коралдан аткан

Татарстанның Лаеш районында билгесез ир-ат атыш оештырганнан соң «Кеше үтерү», «Ике һәм аннан күбрәк кешене үтерергә омтылыш ясау» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, кичә кич Лаеш районының Чырпы һәм Имәнкискә авыллары арасындагы Бырыс елгасы буенда билгесез ир-ат 23-24 яшьлек өч егет утырган Renault автомобиленә ут ачкан. Нәтиҗәдә, аларның берсе шунда ук һәлак булган, икесе төрле тән җәрәхәтләре алган, әмма качып өлгергән.

Тикшерүчеләр әлеге фаҗиганең нечкәлекләрен ачыклый, җинаятьчене эзлиләр.

Лаеш районында билгесез ир-атның өч егет утырган машинага травматик коралдан ут ачуы хакында элегрәк хәбәр иткән иде. Нәтиҗәдә, аларның берсе үлгән, төрле тән җәрәхәтләре алган ике егет хастаханәгә озатылган.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-masinada-utyrgan-egetlarga-travmatik-koraldan-atkan-ir-atny-ezlilar-5853168

Бәйле