Фирдүс Тямаев сәхнәдә егылган…

-- ГолияУфа

Моңа шунда ук аңлатма да табылган.

Фирдүс Тямаевны яратмаган кеше бар микән? Нәрсә генә кыланса да килешеп тора үзенә. Әнә, сәхнәдә егылып та тамашачының ачуын чыгара алмаган.

Видеода күренгәнчә, бер кыз Фирдүс янына сәхнәгә менә, ә җырчы аңа плакат бирергә була. Инде сылукай кире төшеп киткәндә Фирдүс аннан күзен дә ала алмый. Ә җырларга кирәк бит! Арты белән барганда абынып егыла Фирдүс…

Аптырап каламы соң инде ул?! Шунда ук сикереп тора да, берни булмгандай, җырын дәвам итә.

Социаль челтәрләрдәге комментарийларда беркем дә Фирдүсне тәнкыйтьләмәгән. Бары тик Рамазан аенда кызларга караганга шулай булганына ишарәләп кенә көлгәннәр.

Фото: kzchelny.ru

Бәйле