Баланы ярып алгач, сабыйны көзән җыера башлый…

-- Лейла

Тормышта төрле хәлләр була. Күршем сөйләгән яшь хатын язмышы бүтәннәргә гыйбрәт булсын.

Лилия күп балалы гаиләдә үсте. Әтисе белән әнисе иртәннән кичкә кадәр эштә булдылар. Өч бала мәктәпкә үзләре бардылар, үзләре кайттылар. Кайтуларына өстәлдә әнисе калдырган язу булыр иде. Нинди йорт эшләрен эшләргә кирәклеген язган. Өчәүләп тиз-тиз йорт эшләрен эшләп алгач, дәрес әзерләделәр. Кызлар бик тырышып укыдылар, өчесе дә югары белем алдылар. Лилия, институтны тәмамлагач та, кияүгә чыкты. Туйдан соң яшьләр иренең әти-әнисе фатирына күчтеп яши башладылар. Лилия эшкә керде. Акрынлап тормыш көйләнде.

Ире – төзелештә шабашкаларга йөреп эшләде. Ялланып эшләүченең бер ягы бар: бер көн эшләсә, атна буе өйдә компьютерда уен уйнап, сыра эчеп утыруга сабышты. Лилия өчен бу хәл коточкыч булды, шул арада балага узды…
Лилия йөклелекне яхшы үткәрде, баланың да бар җире сәламәт, диделәр. 

Бала тудыру йортында мөдир белән алдан килешеп, акча түләп куйган иделәр, чөнки ул елларда яңа туган балаларның үлем очраклары күп булды. Тулгак тота башлагач, Лилияне бала тудыру йортына алып киттеләр. Тик сөйләшеп куйган табибның сменасы тәмамланган булып чыкты. 

Ашыга-ашыга уколлар кадап, тулгакны көчәйтмәкче булдылар, барып чыкмады. Аннары ярып алырга карар кылдылар. Баланы ярып алгач, сабыйны көзән җыера башлый, шунда ук аны реанимациягә алып китәләр.

Сабыйны республика шифаханәсенә күчерделәр, шунда балада церебраль паралич булуы ачыкланды. Әти кеше авыру баланы ташлап качты, алименты да бик аз.

Лилия ун ел буена баланы аякка бастырырга тырыша, табибтан табибка йөри.  Өйдән иртән баланы күтәреп чыгып китә, кичкә кайтып егыла. Сылау, төрле гимнастика, энә кадау… Кыскасы, нинди төрле дәвалау бар, шуларның барысын да үттеләр. Кая гына алып бармый, хәтта әти-әнисе булышлыгы белән Кытайга барып, ярты ел дәвалыйлар. Бернинди дә алга китеш юк. Улы сөйләшми дә, йөрми дә. Лилия Мәскәүдә авыру балалар өчен махсус интернат барлыгын белешеп, шунда да бара. Тырышып-тырмашып, әллә никадәр каршылыклар үтеп, баланы интернатка урнаштырды. Үзе, ниһаять, эшкә урнашты. Бер бүлмәле фатирны арендага алып, ял көннәрендә баланы өйгә алып кайтып, бассейнга, атта йөртергә алып барды.

Тора-бара ипотекага студия-бүлмә сатып алды, инде дөнья жайланды дигәндә генә, баланың бер аягына тиз рәвештә операция ясарга кирәк була. Эштән китәргә мөмкинлеге булмагач, улы белән больницага ятырга баланың әтисенә мөрәҗәгать итте. Әтисе ризалашмады. Лилия гарьлегеннән әрнеп елый. Үз каны, гөнаһсыз сабый өчен шуны да эшли алмыймыни ул?! Рәхмәт яусын, әнисе киләм дип хәбәр бирде. Улы бәхетенә ярый алар исән-сау. Аллаһка шөкер, операция уңышлы чыкты. Тормыш өчен көрәш дәвам итә.

Фәния Шәрипова.

Чыганак: http://shahrichalli.ru/news/yazmalarda-yazmyish/achy-yazmysh

Бәйле