Фирдүс Тямаев Рөстәм Нәбиевка: «Сез минем йөрәктә» [видео]

-- Лейла

Уфада Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның концерты үтте. Шунда танылган блогер Рөстәм Нәбиев та гаиләсе белән булган.

— Берничә ел элек минем концертка килгәч, сез бию башкарган идегез. Шуннан бирле якын иттем сезне. Сез чын алыштыргысыз пар! Мин «выпендриваться» иткән кешеләрне яратмыйм! Син, Рөстәм, үзең булып кала беләсең — шуның өчен хөрмәт итәм сине, — дип сөйли Фирдүс Тямаев.

— Безнең гаиләне үрнәк итеп куюлары чиксез рәхәт! Фирдүс абый, рәхмәт Сезгә. Сез бик уникаль кеше — үзегезнең харизма, энергетика! Гел шулай булсын, — ди Индира Нәбиева.

Видео — https://vk.com/wall-97160844_30238

Бәйле