Чияле пирог рецепты

-- ГолияУфа

Камыр өчен: 1 стакан җылы сөт, 3 йомыра, 1 чәй калагы тоз, 4 аш кашыгы шикәр, 100 грамм ак май, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 15 грамм чүпрә «люкс».

Тәүдә аз гына сөткә 1 чәй калагы шикәр, 1 аш кашыгы он, 15 грамм чамасы чүпрә салып кабартып алырга, аннары калганнарны кушып, камыр басарга. 1 сәгать җылыга куеп кабартырга. Табага камырны юка итеп җәяргә, өстенә чия салырга һәм тәменә карап шикәр өстәргә. Каймакка 2 йомырка салып болгатырга да камыр өстенә салырга. 180 градуска кадәр җылынган мичтә 30 минут пешерергә.

Фото: ВКонтакте
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий