Сөйгәненә ВИЧ «бүләк иткән»

-- ГолияУфа

Ир үзенең авыру икәнен кызга әйтмәгән.

Башкортстанда яшәүче сөяркәсенә ВИЧ йоктырган. Ул аңа бер ел дәвамында авыру турында берни дә әйтмәгән һәм саклану чаралары кулланмаган.

2017 елда гаепләнүче Мәләвез дәваханәсендә үзенең авыруы турында белгән. Билгеле булуынча, кеше мондый авыру турында белгәнлеген яшереп, чирне башка кешегә йоктыра икән, авыру җинаять җаваплылыгына тарттырыла. Шуңа карамастан, ир-егет 2018-19 елларда аның авыруы турында белмәгән кыз белән җенси мөнәсәбәткә керә. Нәтиҗәдә, кыз да авыруны йоктырган һәм хәзер гомерлеккә табиблар күзәтү астында торырга мәҗбүр.

Ирне җинаять җаваплылыгына җәлеп иткәннәр һәм аңа өч елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәзаны шартлы рәвештә, өч елга сынау срогы белән билгеләгәннәр. Моннан тыш, аны зыян күрүчегә 1 миллион сум түләргә мәҗбүр иткәннәр.

Фото: ВКонтакте челтәреннән.

Бәйле