Татарстаннан 20 яшьлек рядовой Гаян Муллаҗанов Украинадагы хәрби махсус операциясе барышында һәлак булды. Азнакай районы егетенең үлеме турында ул кайчандыр укыган Бөгелмә машина төзелеше техникумында хәбәр иттеләр.
Техникумны 2021 елда тәмамлагач, Гаян үзе контракт буенча хезмәтне сайлаган. 4 апрельдә егет укытучысына шалтыраткан һәм Украинадан инде кайтуын сөйләгән, әмма, күрәсең, тиздән тагын хәрби операция барган җиргә китеп барган…
Гаян Муллаҗанов белән Азнакай районының Зур Сукаеш авылында хушлаштылар.