Суган утыртуның да үзенчәлеге бар

-- ГолияУфа

Суган – һәр ризыкка үзенчәлекле тәм бирергә сәләтле иң файдалы яшелчәләрнең берсе. Бакчада утырту өчен кечкенә суганчык — суган орлыгы — кулланалар.

Суган орлыгы кырауларны җиңел кичерә. Шулай да, түбән температуралардан соң суган «укка» китә – чәчәк ата, шуңа күрә аны утыртканда ашыкмавың яхшы. Яз көне туфрак 10 сантиметр тирәнлектә 12 градуска кадәр җылынгач – вакыт.

Суган җиңел һәм кара туфракта яхшы уңыш бирә. Җир уртача дымлы булырга һәм әче булмаска тиеш.

Утыртканнан соң суган башлары тулысы белән 60 көндә формалаша. Бу аралыкта туфрак һәрвакыт дымлы булырга тиеш. Эссе вакытта суган түтәленә суны, 1 квадрат метрга 10 литр исәбеннән, атнасына берничә көн сибәләр. Суганга алдан җыеп куелган һәм кояш нурлары астында җылынган суны гына сибәләр.

Фото:  moj-dacha.ru

Бәйле