Аяктагы гөмбәчекләрне сода бетерә

-- ГолияУфа

Аш содасы бик күп авыруларна дәвалауда ярдәм итә. Менә аларның кайберләре:

Коры ютәл борчыганда 1 стакан җылы сөткә 1 балкащык аш содасы салып болгаталар һәм акрынлап эчәләр.

Конъюнктивит булганда мамыкны содалы эремәдә чылатып күзне сөртеп алалар.

0,5 балкашык соданы суга болгатып эчү аритмия өянәген баса.
0,5 балкашык сода белән 1 балкашык тозны 1 литр кайнар суга салып болгаталар. Эремәне транспортта барганда күңел болганса, агуланганда һәр 5 минут саен 1әр аш кашыгы эчәләр.
Тирләгәндә содалы эремә белән юыну тир бизләренең эшчәнлеген киметә.
Урт ялкынсынганда да авызны содалы эремә белән чайкатырга киңәш ителә.
Ашказаны эшчәнлеге бозылганда 1 стакан сөткә 2 чеметем сода салып эчәргә була.
Аш содасы аяктагы гөмбәчекләрне дә үтерергә сәләтле. Аның өчен 1 аш кашыгы соданы аз гына суга салып болгаталар һәм шуны гөмбәчек зарарлаган урыннарга сөртәләр.

Фото: heaclub.ru

Бәйле