Гүзәлия: «Әни буласым килә, әмма соң инде…»

Яраткан җырчыбыз күңел серләре белән бүлеште.

Без — хатын-кызлар томышта төрле вазыйфалар билибез, төрле уңышларга ирешәбез, төрлечә яшибез. Әмма безнең барыбызны да бер теләк берләштерә. Ул — әни булу. Чыннан да хатын-кыз өчен иң зур бәхет ул.

Татар эстрадасының чагу йолдызы күңелләргә ниндидер яктылык, нур, моң булып килеп керде. Аның тавышы, чыннан да, башкаларныкыннан аерылып тора, җырлары күңелләрнең иң тирәндә яткан кылларын тибрәтә. Чыннан да, талантлы, матур, сөйкемле хатын. Аны күпләр ярата, җыр сәнгатендә зур уңышлар яулады. Ә шәхси тормышы ничек соң аның?

«Миңа калса, һәр хатын-кызда әни булу теләге бар. Яшьлек юләрлеге белән: “Нәрсәгә миңа бала кирәк?” – дип әйткәннәрне беләм, тик вакыт үтү белән ул кызлар хыялый әниләргә әйләнде. Бала кирәкми дигәннәр хәзер үз нарасыеннан аерыла да алмыйлар.

Әни буласы килә, әмма хәзер соң инде. Мин эгоист түгел. Балама да яхшы булсын дип телим. Бу яшемдә тапсам, ул сау-сәламәт булырмы?! Мин аны кырыктан соң тапкач, ул мәктәп беткәндә миңа ничә яшь була соң? Әнисе карт булу аңа кыенлыклар тудырмасмы соң?!.. Чөнки мине әни бик соң тапкан һәм һәрвакыт миннән: “Это твоя бабушка?” – дип сорыйлар иде. Үземә мең төрле сорау бирәм. Бүгенге экология белән миңа түгел, яшьләргә дә авырга узу, бала табу бик авыр бирелә. Хәзер минем өчен иң мөһиме – ул сәламәтлек», — ди җырчы.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-04-21/g-z-liya-ni-bulasym-kil-mma-so-inde-2778873

Бәйле