Фәрит Мөхәммәтшин: «2022 ел җиңел булмас…»

Дәүләт Советында Татарстан Парламентының 31нче утырышы уза. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин башкарма хакимият органнарының 2021 елгы эшчәнлеге хисабын тыңлаганнан соң 2022 елның җиңелләрдән булмаячагын белдерде.

«2022 ел, мөгаен, җиңелрәк булмас. Хәтта «мөгаен» сүзен дә алып ташларга кирәктер. Санкцияләр дәвам итә, бигрәк тә безнең икътисадка карата. Татарстан кебек субъектлар аз һәм, шул ук вакытта, аз да түгел. Нефть чыгаруны һәм эшкәртүне дәвам итәбез, самолетлар, вертолетлар да ясыйбыз, машина төзелешен үстерәбез. Безнең өчен алда җитди бурычлар тора», — диде ул.

Ул республика Хөкүмәтен быел да актив эш алып барырга, импортны алыштыруны үстерергә һәм 2030 елга кадәр төбәк үсеше стратегиясендә чагылдырылган барлык максатларны үтәргә чакырды.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/04/80067/

Бәйле