1 майдан эшләүче пенсионерларны нинди үзгәреш көтә?

Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин эшләүче пенсионерларга бәйле карарга кул куйган.

Биредә сүз инде 1 апрельдән гамәлгә керергә тиеш булган яңалык турында бара. Әмма Хөкүмәт аны бераз кичектерергә уйлаган һәм шул сәбәпле документ 31 мартта гына имзаланган.

Шулай итеп, Россиядә 1 майга кадәр 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен коронавирус пандемиясе чорында кабул ителгән “больничный” бирү тәртибе гамәлдән чыга. Моңарчы мондый хезмәткәрләр, электрон “больничный” алып, үзизоляциядә утырырга мөмкин иде.

Димәк, 1 майдан 65 яшьлекләр һәм аннан өлкәнрәкләр предприятиеләрдә үзләренең эш урыннарын кире кайтырга тиеш. Хезмәткәр 1 майдан соң сырхаулап китсә, “больничный” аңа иске кагыйдәләр буенча биреләчәк.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/04/80193/

Бәйле