Айдар Галимов: «Туган як»ны мин җырларга тиеш идем»

Әмма ул Вәсиләне дөньяга танытты. Хикмәт нидә?

Вәсилә Фәттахова бу җыры белән кинәт кенә йолдыз булып балкыды. Хәтердә, аның менә-менә яңгырый башлаган чорында Айдар болай сөйләгән иде: «Туган як»ны радиолага бирдек тә, үзебез Татарстанга гастрольгә киттек. Анда машинада радиоларны барлап китеп барабыз шулай… Кирәк бит — кайсын ачсаң да, «Туган як» яңгырый! Шулай ничек барып җиткәнебезне сизми дә калганбыз. «Булды, Вәсилә, бүгеннән Казан синеке!» — дибез. Ул, гадәттәгечә, тыйнак кына елмая…

Айдар Галимов Вәсилә белән хезмәттәшлек еллары турында социаль челтәрдә дә яза:

«Безгә җырчы кирәклеген белгәч, Әнвәр Нургалиев Вәсиләне тыңларга тәкъдим итте. Барлык дәгъвачылар арасыннан мин аны аерым билгеләдем. Аңа кадәр төркемдә башка кыз бар иде, ул безнең белән гастрольләр турына китте. Кайткач, мин: «Вәсиләне табыгыз!» — дидем. Менә дигән команда барлыкка килде: җырчылар, аранжировщиклар, композитор. Аның өчен бу яхшы старт иде. Урал Рәшитов башта «Туган як»ны миңа тәкъдим иткәнен күпләр белми. Тик Вәсиләнең аны яхшырак тоемлавын аңлап калдым. Шулай итеп җыр аның хитына әверелде. Вәсилә бүген дә безнең белән, аның истәлегенә концертлар үткәрәбез, аның рухы һәрчак янәшәдә».

Бүген «Туган як» — татар-башкорт эстрадасында гына түгел, ә дөньякүләм дәрәҗәдә дә хит. Чит ил курортларында диңгез ярындагы динамиклардан яңгырап торуын гына алсак та, бу моңа ачык дәлил. Тагын аның белән солдатлар маршка чыга, ул кайсы тарафта да машиналардан ишетелеп кала, төрле кыйтгаларда яшәүче кешеләр бер-берсенә аны бүләк итеп юллый…

Ә җиде кат күкләрдән тыйнак кына елмаеп Вәсиләбез карап тора. «Онытмыйсыз, рәхмәт сезгә, әйбәт кешеләр».

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-04-23/aydar-galimov-tugan-yak-ny-min-yrlarga-tiesh-idem-2781920

Бәйле