Исән калса да, ярдәмгә мохтаҗ

Зианчура районында булган һәлакәттә исән калган хатын авыр хәлдә.

19 апрельдә Ямашлы сусаклагычына килеп төшкән машинада батып үлгән өч хатынның туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре аларны соңгы юлга озаткан дип язган идек.

Әлеге һәлакәт аркасында ун бала әнисез калды. Һәлак булган 53 яшьлек хатынның — биш баласы, 36 яшьлегенең — икәү һәм 49 яшьлек хатынның өч баласы бар. Исән калган 48 яшьлек хатынның да ике баласы бар. Дүрт хатын да фаҗига урыныннан ерак түгел урнашкан «Ямашлы» кафесында пешекче булып эшләгән. Тәртип сакчылары Россия Җинаять кодексының 264нче мәддәсенең 6нчы өлеше буенча, саксызлык аркасында исерек хәлдә ике яки аннан күбрәк кешенең үлеменә китергән транспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу турында җинаять эше кузгаткан. Гаепләнүчегә 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.

Әлегә аңа карата йорт аресты рәвешендә чик кую чарасы сайланган. Аның хәле шәптән түгел, билгеле. Авыр дияргә дә ярый. «Гаилә» үзәге психологы аның психологик халәтен тотрыклыландыру, гаеп һәм хәвеф хисен киметү буенча эш алып бара.

«Хәзерге вакытта каза күргән һәр гаиләгә психолог беркетелгән. Барлык гаиләләргә дә социаль ярдәм каралган. Бу мөрәҗәгать буенча, пособиегә документлар әзерләү һәм бирү, беренче чиратта, туендыручысын югалту буенча ярдәм күрсәтүне күздә тота. Бер гаиләдә хәзер, аның әтисе белән яшәмәве сәбәпле, кече баланы өлкәненә опекага бирү мәсьәләсе хәл ителә», — ди Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Анна Таболина.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/khokuk/2022-04-23/is-n-kalsa-da-yard-mg-mohta-2781964

Бәйле