Россия Федерациясе Советының беренче урынбасары Андрей Турчакка Донбасста яшәүче бер ханым үз балалары турында елый-елый сөйли. Ханым аларны үлгәннәр дип уйлаган. Аннары исә балаларының исән һәм алар белән бар да тәртиптә булуы ачыкланган.
Аларны Чаллыга эвакуацияләгәннәр.
Сөйләшү видеосын Андрей Турчак үзенең Telegram-каналында урнаштырды.
— Мин балаларымның исән булуына гел ышандым, ә ирем үлгәннәр дип уйлады, һәм аның инфаркт булды… Ирем үлеп китте… Ә хәзер балаларыбызның Түбән Чаллыда икәнен белдек, — ди ханым.
— Яр Чаллыда, Татарстанда, — дип төзәтә Турчак.
Мариупольдән күчеп китәргә мәҗбүр булганнар хәзер Чаллының «Жемчужина» санаториендә яшиләр.
Бүген Степановлар гаиләсенә берни дә янамый инде. Алар түземсезләнеп әниләре белән очрашуны көтәчәк. Әниләренең Украинада әтиләрен тиешенчә җирлисе бар әле.