Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова яшьлек хатирәләрен барлавын дәвам итә.
— Ижау концертыннан соң без Пермьгә кузгалдык. Пермь концерты да узып китте, бүлмәдәшем Гөлнара Илдар турында: «Он тебе нравится?», димәсенме?
Мин шул вакытта: «Да нет, он мне… Не, не, ну в общем мне всё равно», дидем. Ә Гөлнара исә: «Ладно, актриса из тебя никакая, күзеңә чыккан», – дип көлде. Ну ладно, да, ошый ул миңа… дидем үзенә.
Сәгать төнге ике, берзаман кемдер ишеккә шакый. Мин әйтәм: «Гөлнара, это наверно к тебе», дим. Ул әйтә: «Я вообще-то никого не жду», ди. Минем йөрәк «жу» итеп китте. Ишекне миңа ачарга туры килде. Ачсам, Илдар басып тора: «Тышта шундый рәхәт, әйдә чыгып йөреп керәбез», ди.
Әйе, рәхәттер дә бит! Сәгать төнге өченче…
«Мин яткан идем, әйдә бәлки иртәгә», дим.
– Мин сиңа бер әйбер күрсәтәм, аннары соң була, – ди Илдар.
Уф, мин шул 5 секунд эчендә әллә нәрсәләр уйлап бетердем. Нигә, нишләп соң була? Ярый, хәзер чыгам… Мин киенеп чыкканда авызын ерып басып тора инде бу. Беренче этажга төшә башлагач: «Тукта, әйдә, минем бүлмәгә тиз генә кереп чыгыйк әле», ди. Хәзер китте, ди берәү, кинәт кенә! Кем белә аны, икенче көн күрәм, ещё бүлмәсенә чакыра.
– Ну, ярар, хәзер чыгам, – дип кереп китте дә. Юк та юк, юк та юк бу!.. – дип искә ала җырчы.