Билгеле җырчы 35 яшькә яшьрәк егете белән аерылышкан

-- ГолияУфа

Америка җырчысы Мадонна сөйгәне Ахламалик Уильямс белән мөнәсәбәтләрен өзгән.

Билгеле булганча, җырчы үзеннән 35 яшькә яшьрәк егет белән 2019 елда очраша башлаган. Ул еш кына социаль челтәрләрдә сөйгәне белән төшкән фотоларын урнаштыра иде. Соңгы вакытта җанатарлар арасында гашыйкларның аерылышуы турында имеш-мимешләр тарала башлады. «Мадонна бай дөньяви тормышка чумган һәм аерылышканнан соң дуслары һәм гаиләсе белән вакыт үткәрә. Аның графигы тыгыз, ул алда торган автобиографик фильм һәм яңа музыка өстендә эшли «, — дигән башкаручының дусты.

Билгеләп үтелгәнчә, 63 яшьлек Мадонна һәм 28 яшьлек Уильямс гаугасыз аерылышканнар һәм дустанә мөнәсәбәтләрне саклап кала алганнар.

Фото: wallsdesk.com

Бәйле